АКШта хәрби очкыч казасында 16 кеше һәлак булды

Хәрби очкыч төшкән урын

АКШның Миссисипи штатында 11 июльдә хәрби очкыч казасында 16 кеше һәлак булды.

Хәрби транспорт очкычы КС-130 Төньяк Каролинаның Черри-Пойнт базасыннан очып китә. Әлегә билгесез сәбәпләр аркасында ул авыл җирлегенә килеп төшә һәм яна башлый.

Хәрбиләр очкычта булган барлык 16 кешенең дә һәлак булуы турында хәбәр итә.