Уфада хакимият фатир төзелеше өлешчеләрен ачлыкны туктатырга өнди

Your browser doesn’t support HTML5

Уфада фатир алам дип алданган, тиешле фатирларын елларча көтеп ала алмагач ачлык игълан иткән кешеләр белән хакимият вәкилләре очрашты. Аларның берсе вазгыятьне өйрәнү өчен килгән булса, икенчесе протест белдерүчеләрне бу чараны туктатырга өндәде. Кешеләр төзелеп бетмәгән йортларында яшәргә дә әзер. Кайберәүләре төзелеш янына чатыр корып куйган.