Башкортстанда өч баланы атып яралауда гаепләнүче сак астына алынды

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Чишмә районы Сәфәр авылында балаларга пневматик коралдан атуда гаепләнгән ир ике айга сак астына алынды. Исерек хәлдә булган ир урамда уйнаган 6, 8 һәм 11 яшьлек өч кызга пневматик мылтыктан атуда гаепләнә. Аларның берсенә реанимация кирәк була, ядрәне операция ясап чыгаралар. Гаепләнүче үзе дә өч кыз атасы, инде бабай булырга өлгергән кеше. Яраланган кызның әбисе Әнүзә Байбурина да: "Гомер буе күршем белән бер-беребезгә ярдәм итешеп яшәдек, бу адымга аны ни этәргәнен аңламыйм", ди.