Быел башкорт балы булмаска охшый

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстан умартачылары быел балсыз калырга охшый. Республиканың үзәк өлешендә өзлексез яңгырлар яуса, Урал аръягында, салкын булу сәбәпле, кортлар умартадан чыкмый. Хәзер юкә белән көнбагышка гына өмет кала ди Башкортстан умартачылары. Кайберләре канат ныгыткан бөҗәкләрен ашата да алмаслык хәлгә төшкән. Быел сатарга түгел, кортларга ашатырлык та бал юк диләр. Рәсмиләр исә умартачылар балсыз калмас дип ышандыра. Әмма умартачылар моңа инде ышанмый.