Швейцариянең Шаффһаузен шәһәрендә билгесез ир-ат берничә кешене яралаган

Швейцария полициясе (архив фотосы)

Швейцариянең Шаффһаузен шәһәрендә билгесез ир-ат җәяүлеләргә һөҗүм иткән һәм ким дигәндә биш кешене яралаган.

Яраланганнарның икесе авыр хәлдә дип яза Swissinfo һәм The Local.

Шаһитләр сөйлләвенчә, ир-атның кулында бензин пычкысы булган.

Полиция тулы бер районны уратып алган. Полиция хезмәткәрләре Швейцариянең башка кантоннарыннан да килә диелә. Һавага ике боралак күтәрелгән. Тоткарлаулар турында әлегә хәбәр ителми.