Башкортстанны кара коңгызлар басты

Your browser doesn’t support HTML5

Кара коңгызлар кара яу булып Башкортстанга ябырылды. Стәрлетамак каласында хәл аеруча аянычлы. Уфа урамнары да кара бөҗәкләр белән тулган. Мондый хәл Башкотстанда беренче мәртәбә күзәтелә. Паркларны, урамнарны басып алган бөҗәкләр югары катлардагы фатирларга да үрмәли. Белгечләр бу хәлне җәйнең озак вакыт салкын торганнан соң кисәк кыздырып җибәрүе белән аңлата. Шул ук вакытта алар кешеләрне бу кара бөҗәкләрдән курыкмагыз, алар кешегә зыянлы түгел, дип тынычландыра.