Казан кирмәнендә "Түгәрәк уен" фестивале

Your browser doesn’t support HTML5

5 август Казан кирмәне музей-тыюлыгында "Түгәрәк уен" фольклор ансамльләре фестивале узды. Бәйрәм 10 өлешкә бүленеп кирмәннең төрле урыннарын биләп алды. Монда җыр-бию, мастер-класс, йолалар мәйданчыклары оештырылган, һәтта төрки халыкның өстәл уеннарын уйнап карарга да мөмкинчелек булды.