Конфедерация уеннарында балык шулпасы тәкъдим итү Миңнеханов тәкъдиме булган

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанның туризм комитеты рәисе Сергей Иванов Казанда үткән Конфедерация уеннарында зурлап балык шулпасы тәкъдим итү республика президенты һәм Русия балыкчылык идарәсе башлыгы идеясы булуын әйтте. Бу Азатлыкның нигә читтән килгән кунакларга республиканың үз милли ризыклары тәкъдим ителмәде дигән сорауга җавабы иде.