Чарада Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров чыгыш ясап, "Безнең җиңәчәгебезгә шигебез юк. Русия таркалачак. Аның урынына чечен, башкорт, татар, удмурт халыкларының бәйсез илләре барлыкка киләчәк. Бу азат халыкларның дистәләрчә мондый байраклары җилфердәячәк. Алар азат халыкларның мөстәкыйль илләре булачак. Бу авыр көннәрдә мин чеченнарга, бер-берсен яклаган, бергә агрессорга каршы басып торган, бәйсезлекнең якты көненә бергә барган барлык украин гражданнарына рәхмәтләремне белдерәм", дип белдрде.
Чарада катнашучылар “Ичкерия исән!” дип җиңү Украина, Грузия, кырымтатарлар белән бергә яулап алыначак дигән фикерләр белдерделәр.
21 ел элек бу көнне чечен сугышчылары Ичкерия башкаласы Грозныйны Русия хәрбиләреннән азат итте. Киевта узган чара шул көнгә багышланган иде.