Финляндиядә ир кеше пычак белән җәяүлеләргә ташланган

Полиция Финляндия вокзалларында иминлекне арттырды

Финляндиянең көнчыгышындагы Турку шәһәрендә бер ир кеше пычак белән җәяүлеләргә ташланган. Корбаннар турында хәбәр ителми. Берничә кеше яраланган. Аларның саны билгеле түгел.

Һөҗүм итүче тоткарланган. Тоткарланган вакытта яраланган. Полиция кешеләргә Турку үзәгенә бармаска киңәш итә.

Рейтер хәбәр итүенчә, Финляндия башкаласы Һелсинки шәһәренең һава аланы һәм вокзалларында иминлек чаралары арттырылган.