Милли шурага сайлаулар турында. "Кояш" газеты, 20 август 1917

"Кояш" газеты, 20 август 1917 ел (№1153)

Азатлык 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә.

Кояш" газеты Казанда 1912 елның 10 декабреннән 1918 елның 29 мартына кадәр нәшер ителгән көндәлек басма. Баш мөхәррире - Зәкәрия Садретдинов, соңрак Г.Ногайбәков була. Газет XX гасыр башында татар китабын нәшер итеп сатучы иң эре сәүдә оешмасы хуҗалары, данлыклы бертуган Кәримовлар акчаларына чыга.

"Кояш" газеты, Казан
20 август 1917 ел (№1153)

МИЛЛИ ШУРАГА САЙЛАУЛАР ТУРЫНДА

Сайлаулар тәмам булды. Саналып, нәтиҗәсе дә мәгълүм булды. Димәк, Казан үзеннән 12 "вәкил" шурага кертеп өлгертте. Вәкилләрнең 12се беренче фәхрестан (партия) ягъни комитетлар фәхрестаныннан "сайландылар". Моның шулай булачаклыгы инде сайлау көнендә үк мәгълүм иде. Чөнки комитетлар тарафыннан башка фәхрестаннан кеше үткәрмәү өчен, иң шөбхәле чараларның да кулларыннан килгәннәре күрелгән. Сайлауларны сайлаулар булудан бигрәк, мәгълүм бер таифә уенчыгы ясар өчен, һәрбер төрле хәйләләр гәмалгә керештерелгән иде.

Бу сайлауларның ни дәрәҗәдә уенчыкка әйләндерелгәнлекләрен укучыларымызга ачыграк күрсәтер өчен без сайлау вакытында комитетчылар тарафыннан эшкә кертелгән хәйләләрнең бер кысмын (өлешен) бу урында бер кат искә төшереп китүне тиеш күрәмез. Бу хәйләләрнең иң әвәлге вә иң гафу ителмәслеге – сайлаулар көненең фәкать өч кенә көн элек игълан ителеп комитетлар фәхрестаныннан башка фәхрест кертер өчен фәкать бер тәүлек гәхләт (вакыт) бирү хәйләсе иде. Бу хәйлә чынлап та комитетчылар өчен иң зур хезмәтне итте, чөнки бер тәүлек эчендә төзелгән икенче фәхрестан яхшы уйланып тәртип кылына алмаячаклыгы һәм табигый һәм мәҗбүри иде – бу бер җәһәттән. Икенче җәһәттән исә, комитетлар үзләре сайлауларны кай көн тәгаен итәчәкләрен күп алдан белеп торганга күрә, алар моның әзерлекләрен күреп өлгергәннәр вә шуның белән бергә икенче фәхрест көтүчелергә бер төрле сайлау хәзерлекләре күрергә урын вә вакыт калдырмаганнар иде. Шушы ук хәйлә сәбәпле, ягъни сайлауларны тәмам иткән көннәрендә генә игълан итүләре сәбәпле, алар һичбер таифәгә халыкны бу сайлаулар белән таныштырырга имкан (мөмкинлек) бирмәделәр. Шуңа күрә сайлаучыларның һәммәсе бу нинди сайлау, нәрсәгә сайлау икәнен дә белмәде. (...)

Менә килә бер ямщик һәм сорый:
– Монда кайсы ягына язылгач, шикәр бирәләр?
– Сатсиялистләр ягына язылгач, бабай! – диләр аңар шома гына егетләр.
– Языгыз шул якка, алай булса, – ди ямщик.

Менә – комитетчыларга бер сайлаучы, менә – халыктан милли шурага вәкил сайлаттыру.

[…] Бу эш һәм демократлык әсасенә хилаф һәм моңа кадәр бөтен мөселман корылтайлары тарафыннан чыгарылган карарларга хилаф, бу эш – иң тәкълифсез рәвештә бөтен сайлау әсаслары белән вә халыкның хакы белән уйнау.

Хәйләләрнең дүртенчесе вә һичбер сайлаулар вакытында эшләнергә җәиз булмаган – комитетлар тарафыннан куелган шома егетләр вә солдатларның сайлау ящиклары янында ачыктан-ачык агитация ясап торганнары хәлдә икенче фәхрестан тарафыннан берәр генә сүз әйткән кешеләрнең ящиклары яныннан һәртөрле тәһдитләр белән куылып җибәрелер иде. […] Нинди генә ялганнар белән халыкның аңын буташтырмаганнар:

– Комитетлар фәхрестына тавыш бирсәгез, сугыш бер айдан туктый. "Миллиләр" сугышны өч елга сузырга сездән тавыш бирдертәләр.

– Комитетлар бөтен фәкыйрь халыкка Казаннан ашау әйберләре чыгарталар. Миллиләр алар фәкыйрь халыкны байларга кол итәр өчен сездән тавыш җыялар.

– Менә бу Садри Максуди дигән кеше Айа Суфия башына тәре куйдыртырга йөри. Бу миллиләр ягына тавыш бирсәгез, Истанбул урыска булсын дигән сүз була.

[…] Менә шушы юллар белән комитетлар хәрәкәт иттеләр. Шушы юл белән 12 әфәнде Казаннан вәкил буларак сайландылар. Без моңа мең мәртәбә тәэсеф итәбез. Без, милләтче демократлар, халкымызның үз фикерләрен исхар итү мөмкинлегеннән мәхрүм ителүенә чын-чынлап көенәбез.

Игълан

Диңгездә, иделдә, зур күлләрдә
ЙӨЗӘРГӘ ӨЙРӘТКЕЧ
Йөзәргә һич тә белмәгән адәмнәр бу китаптан алты дәрес алгач, су эчендә балык кебек гамьсез йөзә белерләр.

Бәһасе 10 тиен, пучты илән 12 тиен.
Сорату өчен адрес: Казань, Уфа, Оренбург, "Бр. Каримовы".

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде