"Татар бистәсендә татар рухын тапмадым"

Your browser doesn’t support HTML5

Бүген, 20 август көнне төштән соң, Иске Татар бистәсендә "Халык уенчыгы" исемле халык һөнәрләренә багышланган беренче җөмһүрият фестивале үз эшен башлап җибәрде. Шушы чарага дип килсәм, шунда бераз калырга дип өметләнсәм дә, хәл калмыйча, шәһәргә таба борылып кире китәргә булдым. Чөнки бу массакүләм күңел ачу фольклор җыены биләгән мәйданчык киңлегендә хет бер генә хәреф татарча, бер тамчы булса да татар рухы шәүләсен күзлек киеп тә эзенә төшә алмадым. Габдулла Рәсүлшин, Казан