Порошенко: "Кырым һәм Донбассны кайтаруда дипломатик юлларны өстен күрәбез"

Украина президенты Петро Порошенко чыгыш ясый, Киев, 24 август 2017

24 август Киевта Украина бәйсезлегенең 26 еллыгына багышланган чыгышында Украина президенты Петро Порошенко, Донбасс һәм Кырымны кире кайтаруда дипломатик юлларны өстен күрәбез, дип белдерде.

"Агрессор һөҗүм итә калса, Украина каты хәрби җавап бирергә әзер. Ләкин Донбасс һәм Кырымны кайтаруда без тыныч, дипломатик, сәяси-хокукый юлларны өстен күрәбез", диде Порошенко.

"Бәйсезлекнең 26 елында без, ниһаять, гибрид агрессия китергән тирән шок һәм сынаудан чыга алдык. Европага визасыз керү һәм Европа белән ассоциация хакында имзаланган аңлашу, де-факто һәм де-юре, Рональд Рейган әйтүенчә, "золым империясе" белән элемтә өзелү күрсәткече", диде Украина президенты.

Киевта узган тантаналы чаралардан соң Порошенко АКШ саклану министры Джеймс Меттис белән сөйләшүләр үткәрде. Журналистлар өчен узган уртак брифингта Меттис: "Без Украина ягында торабыз, аның янаган куркынычларга каршы торуын яклыйбыз. Русия Украинаның бөтенлеген хөрмәт итергә вәгъдә иткән иде. Без Кырымның аннексиясен кабул итмибез", диде.

Меттис шулай ук АКШның Украинага хәрби саклану чараларына 175 млн доллар ярдәм аерачагын белдерде.

Бәйсезлек көненә багышланган чараларга АКШ, Польша, Грузия, Канада, Британия, Латвия, Эстония, Литва, Романия, Молдова саклану министрлыклары вәкилләре килде. Бу илләрнең хәрби төркемнәре хәрби парадта да катнашты.