Сораштыру: Президент Миңнеханов гаиләсе сезгә үрнәкме?
Your browser doesn’t support HTML5
24 август Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгате Гөлсинә ханым белән Казан кирмәнендә Татарстанның авыл-калаларында яшәгән һәм абруйлы дип белдерелгән 52 гаилә белән очрашты. Азатлык исә Казан урамнарында президент гаиләсендәге кайсы як сезгә үрнәк булыр иде дигән сораштыру үткәрде.