Уфада 4 сентябрьгә билгеләнгән Белем бәйрәме кире 1 сентябрьгә күчерелде

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстан мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдә билгеләнәчәк Корбан бәйрәме сәбәпле Уфада 4 сентябрьгә күчерелгән Белем бәйрәмен кире айның беренче көненә кайтарырга булды. Мэрия сайтында уздырылган тавыш бирү ата-аналарның күпчелеге укуны 4 сентябрьдә башлауны хуплаган иде, кайберәүләре шул сәбәпле ялларын да озайткан булган. Хәзер кайберәүләр мәгариф министры Гөлназ Шәфикованың бернигә карамастан, укуны 1 сентябрьдә башлау ниятенә аптырау белдерә.