Башкортстанда хаҗга бара алмый калганнарга акчалары кире кайтарыла

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанда виза ала алмау сәбәпле хаҗга бармый калганнарга акчаларын кире кайтаралар. Кайберәүләр акчаны кире ала, 2018 елда хаҗга барырга өметләнеп ул акчаны хаҗ сәфәрен оештыручыларда калдыручылар да бар. Башкортстан мөселманнары диния нәзаренетең хаҗ бүлеге быел бара алмый калганнар өчен бушлай гомрә, ягъни кече хаҗ сәфәре оештырырга вәгъдә итә.