"Колониядә мөселманнарга бар шартлар да тудырылган"

Your browser doesn’t support HTML5

12 сентябрь Казанның 2нче санлы колониясендә "ачык ишекләр" көне узды. Төрмә хезмәткәре полковник Юрий Арбузов Азатлыкка тоткыннар өчен мәчет, чиркәү бар дип сөйләде. 42 кеше ислам динендә, аларга гыйбадәт кылыр өчен бар шартлар да тудырылган, диде ул.