Уфада башкорт телен яклап урам җыены үтте

Your browser doesn’t support HTML5

16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, чарада 2 меңләп кеше катнашкан. Җыен ахырында полиция хезмәткәрләре оештыручыларның берсе Фаил Алчыновка "рөхсәтсез чара оештырган өчен административ беркетмә төзергә" җыенган, ләкин мәйдандагы халык аны яклап чыккан һәм урыннан китәргә ярдәм иткән.