Хаҗдан кайтучы 75 яшьлек казанлыда экстремистик китаплар тапканнар

Казан һава аланы

Казан халыкара һава аланында юлчыларны тикшергәндә хаҗдан кайтып килүче 75 яшьлек ир-ат тоткарланган. Анда экстермистик китаплар табылган, дип хәбәр итә Татарстанның таможня хезмәте.

Хаҗи республика башкаласына Баку-Казан рейсы белән кайткан. Аның чемоданында урыс телендә, кара тышлы, алтын белән бизәп эшләнгән "Исламские науки" сериясеннән китаплар табылды, дип хәбәр итә таможня хезмәте. Алар экстремистик материаллар исемлегендә, диелә.

Ир-ат әлеге китапларны сатып алмавын, ә бары тик үзенең белемнәрен арттырыр өчен Мәккәдә бушка таратылган җирдән алуын әйткән.

Аңа карата административ хокук бозулар кодексының тауарларны декларацияләмәү һәм Русия яки Евразия икътисади берлегенә тыелган тауарлар кертү маддәләре нигезендә административ эш ачылган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.