Рәхимә Арсланова: "Татар теле башка фәннәрне үзләштерүдә комачау итүе белән килешмим"
Your browser doesn’t support HTML5
Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясендә бүгенге көндә 541 укучы укый. Мәктәп мөдире Рәхимә Арсланова сүзләренчә, тел мәсьәләсе сәясиләшә бара. Гимназиянең уку планы нигезендә татар теле белән рус теле бертигез дәрәҗәдә, бер күләмдә өйрәнелә. "Рус һәм татар телләре тәңгәл укытыла һәм бер фәнгә дә хилафлык килми. Татар теле башка фәннәрне үзләштерүдә комачау итүе белән гомумән килешмим, чөнки телне бала барыбер өйрәнә. Без, иң беренче чиратта, туган телебезне камил дәрәҗәдә өйрәтергә тиеш", ди Рәхимә