Рус телле ата-аналар: "Татар теле факультатив рәвештә укытылсын"
Your browser doesn’t support HTML5
14 сентябрь көнне Казанда Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуга багышланган шактый кызу һәм эмоциональ фикер алышу узган иде. Очрашуда катнашкан рус телле ата-аналар күпләп татар телен укудан баш тарту гаризаларын тапшырулары турында белдерде. Алар "Укытуны татар телен өйрәнү кызыклы булсын дигән дәрәҗәгә күтәрегез һәм аны ихтыяри өйрәнү мөмкинлеге бирегез" дигән фикер яңгыратты.