Башкортстанда башкорт теле укытучыларын эзәрлекләү тикшереләчәк

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанда башкорт телен укыту мәсьәләсендә киеренкелек килеп тугач иҗтимагый оешмалар, халыкка мөрәҗәгать итеп, тел мәсьәләсен чишү турында үз тәкъдимнәрен Дөнья башкорт корылтаена җибәрергә чакырды. Корылтай рәисе Әмир Ишемголов әйтүенчә, аларның барысы да башкорт телен саклау максатындагы дәүләт програмын әзерләгәндә исәпкә алыначак. Республиканың җәмәгать пулатында районнарда башкорт теленең ничек укытылуын, башкорт теле укытучыларын кысрыклауларны тикшерү төркеме оештырылды. Киләсе атна башыннан пулат әгъзалары районнарга чыгып тикшерүләр башлый.