Казан пенсионеры үзе салдырган мәчетне саклап калу өчен көрәшә
Your browser doesn’t support HTML5
Вакытсыз үлеп киткән улына һәм оныкларына багышлап Казан янындагы Игумново авылында мәчет салдырган пенсионер Айрат Әхмәтҗанов бер елдан артык түрәләр һәм мәхкәмә бусагасын таптый. Ул җирне сатып алу килешүен рәсмиләштерә алмый, шуңа мәчеткә дә сүтелү куркынычы яный.