Уфа мәхкәмәсе башкорт активистының урыс активистына каршы шикаятен караячак

Уфада башкорт телен яклау җыены, 16 сентябрь 2017

Уфа районы мәхкәмәсе башкорт активисты Әлфия Үзәнбаеваның башкорт телен укытуга каршы чыгучы урыс телле ата-аналар хәрәкәте активисты Галина Лучкинага каршы шикаятен карарга җыена.

16 октябрьдә Уфа районы мәхкәмәсе башкорт активисты Әлфия Үзәнбаеваның "Башкортстанда урыс телле белем йортларында укучыларны һәм аларның ата-аналарын яклау комитеты" әгъзасы, блогер Галина Лучкинага каршы шикаятен караячак. Лучкина мәхкәмә утырышына чакыру алуын "Эхо Москвы" радиосына белдергән.

Элегрәк Үзәнбаева мәхкәмәгә мөрәҗәгатенең күчермәсен Facebook битенә чыгарган иде. Анан күренүенчә, Лучкина 9 июньдә "Эхо Москвы" радиосында мәктәпләрдә башкорт телен укытуга багышланган сөйләшүдә башкортларны "кече халык" дип атаган булган һәм, Үзәнбаева фикеренчә, шул сүзләре белән республиканың башкорт халкын рәнҗеткән.

Үзәнбаева соңгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда республикада башкортлар 29,5 процент тәшкил итә, шуңа күрә башкортлар азсанлы халык була алмый ди.

Үзәнбаева шулай ук үзенең конституцион хокуклары гамәлгә ашырылуны, мәхкәмә утырышының башкорт телендә узуын таләп итәчәген дә белдерә. "Хөкемдар башкорт телен беләме, юкмы – анысы минем проблем түгел, белмәсә ул Конституциянең җирле халыклар турындагы өлешен боза булып чыга", ди башкорт активисты.

Галина Лучкина бу мәхкәм утырышына барачагын белдергән.