Галимнәр, эшмәкәрләр Себер ханлыгы тарихын танытырга җыена

Your browser doesn’t support HTML5

"Төмән өлкәсе татарлары һәм Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы" исемле фәнни-гамәли конференция 22-23 сентябрьдә Төмәндә узды. Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков Азатлыкка Себер ханлыгы башкаласы булган Искер тарихы турында сөйләде. Төмән өлкәсе татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров сүзләренчә, Себер татарлары белән бәйле күп табылдыклар бар, әмма әле аларның музейлары юк.