Галина Айдарова-Волкова: "Казан ханлыгыннан калган биналар әле дә бар"

Your browser doesn’t support HTML5

Күпчелек галимнәр Казан ханлыгы архитектурасыннан бүген берни калмаган, ул 1552 елда тулысынча юк ителгән дигән фикердә. Архитектура докторы, профессор Галина Айдарова-Волкова исә, дөнья тарихында басып алынган җирләрдәге биналарны юк тулысынча җимерү беркайчан да булмаган, Казан ханлыгыннан калган биналар әле дә бар, аларны күрә, таба белү генә кирәк ди.