Сораштыру: Яңа елдан тормыш кай якка үзгәрер?

Your browser doesn’t support HTML5

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда катнашканнарның 41 проценты илне алда авыр чор көтә һәм ул чор әлегә башланмады дип белдерсә, 21 процент ул чор инде башланды дип исәпләвен белдергән. 31 процент ул чор инде узып китте дип исәпли. Казан үзәгендә Азатлык хәбәрчесе дә татарстаннарга, "Яңа 2018 елда тормыш кайсы якка үзгәрер дип көтәсез? Бәяләр үсәчәкме, эшсезлек артырмы?" дигән сораулар бирде. Күбесе яхшыга өметләнүен әйтте, бәяләр артыр, пенсия кими, әллә ни үзгәреш булмас диючеләр дә булды.