Кандаһарда талиблар һөҗүме нәтиҗәсендә 25 әфган хәрбие һәлак булган

Әфган гаскәре хәрбиләре Майванд районына баручыларны тикшерә

Кандаһарның көньягында хәрби бүлеккә талиблар һөҗүме нәтиҗәсендә кимендә 25 әфган хәрбие һәлак булган, 20се яраланган. Бу хакта Әфгантстан хөкүмәте хәбәр итә.

Җирле иминлек хезмәте вәкилләре хәбәр итүенчә, 19 октябрьдә Майванд районындагы әфган гаскаре базасы янында интихарчы бомба куелган машинаны шартлаткан. Аннары берничә сугышчы һөҗүмгә күчкән.

Кайбер матбугат чаралары белдерүенчә, корбаннар саны 40ка җиткән. Ләкин Әфганстан саклану министрлыгы һөҗүм фактын расласа да, һәлак булучылар саны турында мәгълүмат бирми.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны талиблар алган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.