Ринат Закиров дәүләт телләрен мәҗбүри укыту кануны әзерләргә чакыра

Your browser doesn’t support HTML5

26 октябрь Татарстан Дәүләт шурасының 33нче утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде. Шура депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров үз чыгышында Татарстан мәктәпләрендә дәүләт телләрен укытуны мәҗбүри итү турында канун өлгесе әзерләүне көн тәртибенә куярга тәкъдим итте.