Разил Вәлиев: "Үзара хөрмәт телгә хөрмәттән башлана"

Your browser doesn’t support HTML5

26 октябрь Татарстан Дәүләт шурасының 33нче утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде. Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев "Без күпмилләтле республикада бер-беребезне хөрмәт итеп, дусларча килешеп яшәргә тиеш, ә бер-береңне хөрмәт итү ул бер-береңнең телен хөрмәт итүдән башлана", дип чыгыш ясады.