Наср Харири сүзләренә караганда, Русия һәм башка илләр басымы астында гына Әсад режимы сөйләшүләрдә катнашачак, дип яза Reuters.
Сүриядәге вазгыять турында яңа сөйләшүләр Женевада 28 ноябрьдә башланды. Димәшк делегациясе сөйләшүләргә икенче көнне генә килде. Моңа кадәр оппозиция вәкилләре Әсадның, Сүриядә күчеш чоры башланганчы, вазифасыннан китүен таләп иткән иде.
2014 елдан Сүриядә радикаль исламчылар белән көрәшне АКШ җитәкчелегендәге коалиция алып бара. Коалиция Сүрия демократик оппозиция көчләренә теләктәшлек белдерә.
Русия хәрби кампаниясе Сүриядә 2015 елның 30 сентябрендә башланды. Коалиция Мәскәүне Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимына ярдәм итүдә гаепли, чөнки көнбатыш илләре фикеренчә, Әсад кеше хокукларының күпләп бозылуына юл куя.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.