Путин Петербур кибетендәге шартлауны террор һөҗүме дип атады

Шартлау булган кибет янында полиция хезмәткәре

27 декабрь кич Петербур супермаркетында булган шартлау нәтиҗәсендә 13 кеше яраланган дип белдерелә.

"Беләсез, кичә Петербурга террор һөҗүме булды", диде Русия президенты Владимир Путин Сүриядә хәрби чараларда катнашучы хәрбиләрне бүләкләү тантанасында. Тантана барышын Россия-24 каналы күрсәтте.

27 декабрьдә Петербурның бер супермаркетында саклау камерасында шартлау булды. Нәтиҗәдә 13 кеше яраланды. Тикшерү комитеты мәгьлүматына караганда, шартлаткыч кулдан ясалган, аның куәте 200 грамм тротил көчендә булган. Җинаять эш кузгатылган. Әлеге хәлне тикшерүдә террорга каршы дәүләт комитеты да катнаша дип белдерелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.