Уфада көннәр җылы тору сәбәпле боз шәһәрчекләре эри

Уфада боз сыннарын полиэтилен япма белән каплыйлар

Уфада күптән түгел 13 миллион сумга төзелгән боз шәһәрчекләр ябылды. Шәһәрдә соңгы көннәрдә һава температурасы плюс ике градуска җитте, шунлыктан боз сыннары, боз таулары эреп ага башлады.

Уфада боз сыннарны саклау өчен аларны полиэтиленнар белән ябып куялар. Боз шәһәрчекләр эрүдән хасил булган күлләвекләр аяк астында туңып, тайгаклар хасил була. Коммуналь хезмәтләр сыннарны каплау, куркыныч тудырган боз диварларны сүтү белән мәшгуль.

Агымдагы елда Уфада барлыгы 64 боз шәһәрчеге төзелгән иде. Алар өчен шәһәр казнасыннан 13 миллион сумга якын акча бүленгән. Боз шәһәрчекләрен 25 декабрьгә кадәр ачу чаралары узды.

Уфадагы иң зур боз шәһәрчеге Конгресс-холл мәйданында төзелгән иде. Ул шәһәр казнасына 3 миллион сумга төшкән. Әлеге вакытта аны коткару эшләре бара.

29 декабрьдә һава температурасы ике градуска җитте. Пәнҗешәмбе һава температурасы 3 градуска җитә язды. Синоптиклар хәбәренчә, бу соңгы 20 елда рекордлы күрсәткеч.

Казанда да бу көннәр җылы тора. Күптән түгел Черек күлдә Рөстәм Миңнеханов катнашында зурлап ачылган шугалак та 28 декабрьдә ябылды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.