Башкортлар "Урал батыр бәйрәме" уздырды
Your browser doesn’t support HTML5
Узган атна ахырында Башкортстанның Бөрҗән районы Саргая авылы янында "Урал батыр бәйрәме" узды. Җәядән ук ату, чукмар белән чүлмәк вату, дүрт якка аркан тартышу, ат чабышлары һәм башка уеннарны карарга һәм анда катнашырга башкортлар республиканың төрле районнарыннан җыелды. Тамашачыларны иң мавыктырганы туналмаган сарык түшкәсе белән оештырылган ылак уены булды.