Русия канун өстенлеге рейтингында 113 ил арасында 89нчы урынны алды. World Justice Project оешмасы төзегән исемлектә быел Русия өч урынга югарырак үрмәләп Филиппин (88-нче урын) белән Доминикан республикасы (90-нчы урын) арасына менгән.
Канун өстенлеге рейтингы 2010 елдан бирле төзелә. Анда илнең кануннар үтәлгән тирәлек булдырудагы уңышлары бәяләнә. Кануннарның үтәлүе сигез төркемдә тикшерелә: хакимият оешмаларының вәкаләтләре чикләнү, коррупциянең булмавы, тәртип һәм иминлек, төп хокукларның тәэмин ителүе, хакимият оешмаларының үтә күренмәлелеге, кануннарның үтәлүе, сивиль эшләрне карау, җинаять эшләрен карау.
Русия Эстония (12-нче урын) белән Грузиядән (38-нче урын) күпкә калышса да, Үзбәкстан (91-нче урын) белән Төркиядән (101-нче урын) югарырак бәя алган.
Дания, Норвегия һәм Финляндия белән башланган рейтинг Венесуела белән тәмамлана.