Стәрлетамакта диварлары ярылган йорттагылар ишелү мөмкинлеге турында кисәтә

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә ике бинаның икенче катын тоташтыручы корылма җимерелгәннән соң ул биналарның берсендә яшәүчеләр, үзләренең куркыныч астында калуларын белдереп, хакимияттән чаралар күрүне таләп итә. Шәһәр үзәгендә "Машстрой" ширкәте бинасы белән торак йортны тоташтыручы 400 тонналы корылма берничә көн элек җимерелгән иде. Бу хәлдән соң йортта зур ярыклар барлыкка килгән һәм анда яшәүчеләр диварларның ишелү куркынычы турында белдерә. Алар хакимиятнең бу хәлгә битараф калуына зарлана.