Уфа-Чиләбе юлында 9 кешенең гомерен өзгән һәлакәт сәбәпләре тикшерелә

Your browser doesn’t support HTML5

Тикшерүчеләр Уфа-Чиләбе юлында 28 февральдә булган һәлакәт сәбәпләрен тикшерә. Йөк машинасы идарәне югалтып аның ком төягән тагылма арбасы каршы юлга чыккан диелә. Ул арбага бәрелү нәтиҗәсендә микроавтобустагы булган кешеләрнең тугызы шунда ук һәлак булган, 3 кеше авыр хәлдә хастаханәгә салынган. Шаһитләр юлның бозлавык булганлыгын, каза урынының бары һәлакәттән соң гына бозга каршы матдә белән эшкәртелгәнлеген белдерә.