Казанда берничә югары уку йортында студентларны сайлауга барырга кыстыйлар.
Бу хакта КАИ һәм Казан архитектура-төзелеш университеты студентлары үзләре хәбәр итте дип яза "Казанда Навальный такымы" Вконтакте битендә.
КАИ студентлары сүзләренчә, сайлауга барган очракта, читтән килеп укучыларга өстәмә баллар биреләчәк. Ә бу баллар тулай торакка урнашу мөмкинлеген арттыра.
Казан архитектура-төзелеш университеты студентларын уку йортына 1 мартта паспортлары белән килергә чакырганнар. Алар 18 мартта университетта сайлыйм дип гариза язарга тиеш.
"Баш тартканнарның нинди чикләүләргә дучар булачагы әлегә билгесез. Әмма "катгый үтенеч", ә беренче очракта (бонус – ред.) сатып алу күренеп тора", дип яза “Казанда Навальный такымы” администраторлары.
Федераль кануннар (№67 һәм №273) сайлауларда катнашкан өчен кызыксындыруны, катнашуга мәҗбүр итү һәм үгетләүне тыя.