Казансу ярында төзелешне булдырмауны таләп итеп пикет узды

Казанда Гаврилов урамы буйлап Казансу елгасы ярында төзелешләр алып бару һәм ком түшәүгә каршы пикет узды. Чара Тинчурин бакчасында үтте һәм анда дистәгә якын кеше килде.

Чарада катнашучылар "Стоп-бетон! Нет стройкам на Казанке!", "За Казанку! За спорт! За парк!", "В Ново-Савиновском районе 4% зеленых зон, в большом Ванкувере — 37%!", "Жителям Казани очень нужен парк на улице Гаврилова", "Сохраним краснокнижных животных и растения на улице Гаврилова" шигарләр тоткан иде.

Казандагы пикет - Русиякүләм ЭКО-2018 акциясенең бер өлеше. Ул шулай ук Чиләбе, Калининград, Воронеж һәм башка шәһәрләрдә үтә.
"Гавриловадагы Казансуны бетонга "киендереп" анда заманча йортлар төземәкче булалар. Хәзер анда яшеллек. Кеше күп йөри. Чаңгыда шуып була. Анда парк ясау өчен бөтен мөмкинлекләр каралган, бары ут кына кирәк", диде шул тирәдә яшәүче Наталья Переверзева.

Хәзерге вакытта 4,3 гектар җир "ЮИТ" фин ширкәте тарафыннан күпкатлы йортлар төзү өчен сатып алынган. Шулай ук җирнең 20 гектардан артыгы 2055 елга кадәр "Артур" оешмасына арендага бирелгән. Ул күпкатлы йортлар төзүгә исәпләнә.

Элегрәк Казан активистлары Русия президенты Владимир Путин һәм Русия җәмәгать пулатын төзелешне туктатуны сорап мөрәҗәгать итте.