Франциядә кибеткә һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган 

Тотыклар алынган кибет янында полиция хезмәткәрләре

Франция көньягында урнашкан Треб шәһәрендәге кибеткә һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Хакимиятләр әлеге хәлне террор гамәле дип бәяли.

Шәһәр мэры сүзләренә караганда, кибеттәге барлык тотыклар да чыгарылган. Яраланучыларның төгәл саны билгеле түгел. AFP ике кеше һәлак булган дип белдерде.

Франция җитәкчелеге әлеге хәлне террор гамәле дип атады. Һөҗүм итүче кибеттәге кешеләрне тотык итеп алыр алдыннан үзен "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме тарафдары дип атаган.

Кайбер мәгълүматларга караганда, әлеге кеше кибеткә керер алдыннан машинасыннан полициягә ут ачкан. Бер хезмәткәр яраланган диелә. Шул ук вакытта полициягә башка кеше аткан булырга мөмкин дип тә фаразлана.