Роскомнадзор машина йөртүчеләрнең интернет-рациясен томаларга тели

Йөк машинасында ерак араларга йөрүчеләрнең төп таләпләренең берсе

Роскомнадзор элемтә операторларына ерак арага йөк машинасы йөртүчеләрнең Zello интернет-рациясен томаларга күрсәтмә биргән.

Интернет белгече Михаил Климарев хатны телеграм-каналга урнаштырган. "Ведемости"га да әлеге мәгълүматны раслаганнар.

Роскомнадзор 36 сигнал тапшыру челтәрен томаларга кушкан, аның эченнән 26сы Amazon-га карый. Бу челтәрләрдә 15 миллион IP адреслар бар. Хатта бер генә челтәр томаланмаса, рация эшләячәге язылган дип хәбәр итә Republic.

"Ведомости" корреспонденты AppStore кушымтасын суырткан, әмма ул эшләмәгән. Ә Republic корреспондентны интернет-рация белән проблемнар килеп чыкмавын әйтә.

Роскомнадзор Zello-ны Русиядә 2017 елның апрелендә томалый башлады. Мессенджер эш башлавы турында өч көн эчендә Русия хакимиятләренә хәбәр ителмәгән диелде.

Zello – ачык һәм ябык төркемнәр оештыру мөмкинлеге биргән интернет рация. Ерак араларга йөк машинасы йөртүчеләр Платон системына каршылык белдергән протест чаралары вакытында оештыру эшләрен җайлау өчен аны кулланган иде.