Кемероводагы янгын

Дүшәмбедән кешеләр янгын урынына чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар китерә

Яраланганнарга кан бирүчеләр озын чиратка тезелде

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, янгын сәбәбе әлегә билгесез. Янгын "Кышкы чия" сәүдә үзәгенең кинотеатр һәм балалар уйнау урыннары урнашкан дүртенче катында башланган

Сәүдә үзәгенең өченче катындагы кечкенә зоопаркта 200-ләп җәнлек булган, аларны чыгарырга өлгермәгәннәр

Шаһитләр әйтүенчә, янгын турында хәбәр итү системы эшләмәгән, сәүдә үзәге хезмәткәрләре янгын башлану турында үзләре хәбәр итеп йөргән

Рәсми саннарга караганда, янгында 64 кеше һәлак булган

Өлкә губернаторы Аман Тулеев корбаннарның гаиләләренә берәр миллион сум биреләчәген белдерде. Ике кеше үлгән гаиләләргә ике миллион сум биреләчәк

Тикшерү комитеты янгын сәбәпле дүрт кешене тоткарлавын белдерде. Аларның берсе – сәүдә үзәген хезмәтләндерүче идарә ширкәте җитәкчесе, икенчесе – бинаның арендаторы

Янгын башланыр алдыннан клоун булып балаларның күңелен ачкан кеше бинадагы янгынны күзәтә.

Янгыннан соң бина эче