Дәүләт шурасы милли телләрне ихтыяри укытуга каршы

Your browser doesn’t support HTML5

25 апрель Татарстан Дәүләт шурасы утырышында Русиядә республикаларның милли телләрен мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыру мәсьәләсе тикшерелде. Дәүләт шурасы республикаларның милли телләрен мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесенә каршы Русия думасына, аның җитәкчесе Вячеслав Володин исеменә мөрәҗәгать кабул итте. Азатлык әлеге утырышта яңгыраган чыгышлардан кайбер өзекләрне тәкъдим итә. [gossov.tatarstan.ru видеосы]