Сораштыру: Русияләрнең 90%ка якыны илдә үзгәрешләр тели

90%ка якын русияләр илгә үзгәрешләр кирәк дип саный. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру шуны күрсәткән.

Сораштырылганнарның яртысыннан артыгы (59%) үзгәрешләр күп өлкәдә кирәк дип саный. 30%ка якыны үзгәрешләр кайбер өлкәдә генә кирәк дигән фикердә. 2% Русиядә барысы да әйбәт дип саный. Тагын 9% җавап бирүдән баш тарткан.

Шулай ук сораштыру барышында Русия президенты Владимир Путин эшеннән канәгать булулары турында да сорау булган. 82% аның эш алымнарын хуплаган.

Русиядәге үзгәрешләр турында сораштыру 29-30 апрель, Путин эшчәнлеге турында 2 май көнне узган. Сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк өч мең кеше катнашкан.

Әлеге фикер белешү үзәге тулысынча дәүләтнеке.