Риза Юсуф: "18 май – кырымтатар өчен кара көн"

Your browser doesn’t support HTML5

1944 елның 18 мае кырымтатар халкы тарихында иң фаҗигале көн булып калды. Бу көнне кырымтатар халкы тулаем ватаныннан сөрген ителде. Быел бу фаҗигагә 74 ел. Сөрген шаһиты Риза Юсуф Азатылыкка хатирәләрен сөйләде.