Татарстанда тарихи мирасны саклау комитеты барлыкка киләчәк

Архив фотосы

Татарстанда республиканың тарихи мирасын саклау өчен яңа дәүләт оешмасы барлыкка киләчәк.

Бу хакта Татарстан президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова "Татмедиа" ширкәте җитәкчесе Андрей Кузьминга биргән интервьюда хәбәр итте.

"Берничә ел элек мирасны саклау һәм үстерү өчен барлык төбәкләрдә дә башкарма хакимият оешмасы булдыру турында канун чыккан иде. Мондый оешма бөтен илдә булдырылды инде - кайдадыр ул мирасны үстерү хезмәте, кайдадыр һәйкәлләрне саклау идарәсе дип атала", ди Балтусова.

Ул Татарстанда ЮНЕСКОның өч объекты һәм алты тыюлык булуы турында искә төшерде. Аның сүзләренчә, Иркутски, Кырым, Ярославльдә мирасны саклау дәүләт комитетлары эшләп килә инде.

Тәкъдимнәр Татарстан хөкүмәтенә кертелгән, әлеге вакытта төрле министрлыклар документка бәя бирә дип белдерелә.