Оешма вәкилләре Володинны Русиягә керүче республикаларның дәүләт телләрен мәктәптә мәҗбүри укытуны тыючы канун өлгесен Думага фикер алышуга куймаска чакыра.
"Коми да Русиянең башка субъектлары җәмәгатьчелеге белән беррәттән туган телләрне һәм республикаларның дәүләт телләрен мәҗбүри укытмауны канунилаштыру бу телләрнең яшәешенә куркыныч тудыра дип саныйбыз. Болай эшләүнең гомуммәдәни яктан нәтиҗәсе бик начар булачак", диелгән мөрәҗәгатьтә.
Документны кабул итүчеләр Конституциядә Русия күпмилләтле федератив дәүләт булуы ассызыклануын әйтә.
Мәгариф турындагы канунга төзәтмәләр кертү киләчәктә дәүләтнең сакланып калуына куркыныч тудырырга мөмкин.
Русия федерациясе республикаларының дәүләт телләрен мәҗбүри укыту күпмилләтле Русия цивилизациясен, милләтара дуслык һәм татулыкны саклап калуының төп шарты дип саныйбыз", ди мөрәҗәгать авторлары.
Мөрәҗәгатьнең күчермәсе шулай ук Коми дәүләт шурасы рәисе Надежда Дорофеевага һәм Коми башлыгы Сергей Гапликовка җибәрелгән.