Бельгиядә дүрт кешенең гомерен өзгән атышны теракт буларак тикшерәләр

Льежда һөҗүм булган урам

Бельгиянең Льеж шәһәрендә сишәмбе атыш нәтиҗәсендә дүрт кеше, шул исәптән һөҗүм итүче үзе һәм ике полиция хезмәткәре һәлак булды. Әлеге хәл террор гамәле буларак тикшерелә.

Льеж прокуроры сүзләренчә, һөҗүм итүче кеше хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә пычак белән ташлана һәм берсенең коралын алып аларны атып үтерә. Шулай ук ул әлеге вакыйганың шаһитен дә атып үтерә. Соңыннан мәктәп бинасына йөгереп керә, җыештыручыны тотык итеп ала. Атыш нәтиҗәсендә һөҗүм итүче үтерелә, җыештыручы азат ителә.

Бельгиянең RTBF телеканалы хәбәр итүенчә, һөҗүм итүче 36 яшьлек Бенжамэн Эрман булган. Ул моңа кадәр вак җинаять өчен хөкем ителгән, төрмәдә утырган диелә. Телеканал мәгълүматынча, төрмәдә чагында ул радикал тарафка авышкан.

Льежга Бельгия патшасы Филипп һәм премьеры Шарль Мишель​ киләчәк диелә.