Хатын-кызлар табын янында мәш килде. Аларның кайсысы өчпочмак пешергән, кемдер чәкчәк әзерләгән, өстәл сумса, вак бәлеш, кош теле, башка баллы ризыклардан сыгылып торды. Аланның бер кырыенда самавырлар кайный. Прага Сабантуенда күмер белән кайнатылган самавырдан чәй эчү матур гадәткә әверелде. Аның чәе дә гади түгел, ә үләнле чәй. Шуңа ул аеруча тансык була.
Бәйрәмне алып баручы танылган җырчы Илнур Гомәров килгән барлык олысын-яшен, бала-чаганы үзенә ияртеп мәйдан әйләндерде.
Мәйдан әйләнү
Оештыручылар исеменнән чыгыш ясап һәм бәйрәмне ачып җибәргән Рим Гыйлфанов, Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире, Прага Сабантуеның быел инде уналтынчы тапкыр уздырылуын билгеләп китте. Гадәттәгечә, бәйрәмгә башкала Прагадан гына түгел, ә Чехиянең Брно, Млада Болеслав, Һрадец Кралове, Ческе Будейовице кебек башка шәһәрләреннән татарлар җыелган иде. Быел татар бәйрәмендә беренче мәртәбә Казакъстанның Прагадагы илчелеге вәкилләре дә катнашты. Сабантуенда барлыгы 200-ләп кеше булды.
Сабантуй ачылышы
Татарстанның Чехиядәге сәүдә вәкиле Зөфәр Абдулгалиев та җыелган халыкка рәхмәтен белдереп, Татарстан президентының котлау хатын җиткерде.
"Тәмле булсын" рестораны хуҗасы, пешекче Резеда Хөсәинова бәйрәмдә катнашучыларга Казаннан үзе әзерләп килгән чәкчәкне бүләк итте. "Прага Сабантуенда көрәштән башка Сабантуйга хас бар уеннар да уза сездә. Менә сезгә көрәш һәм аның батыры да ясалган чәкчәк бүләк итәргә булдым", диде ул Рим Гыйлфановка чәкчәкне тапшырып.
Your browser doesn’t support HTML5
Прага Сабантуе 2018
Чехия татарларында күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару милли чараларның азагында булса да, бу юлы татарның гимны көе Сабантуе башында да яңгырады - аны скрипкада тугыз яшьлек Бибисара Буторин уйнады һәм бар халыкны сокландырды.
Бибисара скрипкада уйный
Бәйрәм балаларның күзләрен бәйләп бүләкләр кисү белән башланды. Анысы бетүгә Сабантуеның башка уеннары тезелеп китте. Алып баручы Илнур Гомәров балаларны авызга йомырка куелган кашык кабып йөгертте. Чираттагы уен – көянтә белән су ташу булды. Уеннар җыр белән үрелеп барды. Быел Прага татарлары Сабан туенда катнашучыларны җырлатып-биетергә Казаннан Зәринә Вилданова килгән иде. Ул халык җырларын да, заманча җырларны да бик оста башкарды.
Зәринә Вилданова җырлый
Сабантуйга килүчеләр милли ризыклар белән сыйланганнан соң, мәйданда чүлмәк вату уены башланды. Анда олысы да көчесе дә бик теләп катнашты. Шуннан аркан тарту уены башланып китте. Башта балалар үзара ярышты, аннары мәйданга егетләр чыкты. Чехия татарлары белән Германия татарлары үзара көч сынашты. Элекке елларда Германия татарлары җиңеп килсә, быел өстенлек Чехия татарларында булды. Гомумән быел Прага Сабантуена Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Прага Сабантуе мизгелләре
"Балаларны туганыбызга калдырып килдек. Бәйрәмдә бик катнашасыбыз килде. Хәзер Сабантуй бетүгә кире кайтырга кузагалабыз", диде өч сәгать юл узып Лейпцигтан килгән Гөлназ Вәлиева.
Прагадагы милли бәйрәм гадәттәгечә "Туган тел" җырын җырлау белән тәмамланды.