Илдус Әмирханны соңгы юлга озату
Your browser doesn’t support HTML5
18 июньдә галим-мәгърифәтче Илдус Әмирханны соңгы юлга озату мәрасиме булды. Аңа 77 яшь иде. Мәрхүм Казанның мөселман зиратында җирләнде. Азатлык галимне соңгы юлга озату мәрасимендә булды, аның белән аралашкан дуслары, көрәштәшләре белән аралашты.